Татарстанлылар «Уңайлы мохит» Тоталь тестында катнаша алачак

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә ала: уңайлы мохит булдыру, инвалидлар белән аралашу этикасы, ситуацияле ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.

Теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://total-test.ru/.

Узган ел тестта 50 меңнән артык шәһәр һәм торак пункттан 1,5 миллионнан артык кеше катнашкан.

«Уңайлы мохит» Тоталь тесты нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвалидлар өчен социаль инфраструктурага ирешү шартларын булдыру чараларына җәлеп ителү, шулай ук инклюзия һәм уңайлы мохит оештыру мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләренең рейтингы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International