Лаешның балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Музыкаль юл" дип исемләнгән күңелле чара булып узган. Чараның оештыручылары - тәрбияче Гөлфия Әбделбәрова һәм музыка җитәкчесе Лиля Филиппова.
Әлеге чараның максаты балаларда музыкага сәләтне ачу, күзәтүчәнлек, иҗади уйлау сәләтен, сөйләмне төзәтү, ритм хисен ныгытудан гыйбарәт. Чараның программасына музыка инструментларында уйнау, җырлы-хорлы уеннар, җырлау, төрлечә йөрү, музыка астына йөгерү кебек биремнәр дә кергән.