РФ субъектларының “World Skills Russia” хәрәкәтендә катнашу рейтингы хөкемгә чыкты. Татарстан – регионнар арасында беренче урында

2013 елның 6 сентябре, җомга
РФ субъектларының “World Skills Russia” хәрәкәтендә катнашу рейтингында Татарстан Республикасы Мәскәү өлкәсе белән бергә атлый – ике төбәк бергә беренче урынны бүлешә. Бу безнең республикабызның “World Skills” дөньяви хәрәкәтендә катнашуы кысаларында зур уңышка ирешүен исбатлый. Татарстан әлеге рейтингта 44 төбәк арасында иң өлгерләрдән санала. Субъектларны бәяләү 18 критерий буенча башкарылган. 
Исегезгә төшерәбез, быел яз айларында “Мәгариф. Карьера-2013” ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының “World Skills» хәрәкәтенә рәсми рәвештә кушылуы турында килешү имзаланган иде. Әлеге чын мәгънәсендә тарихи документ һөнәри белем учреждениеләренең уку-укыту программаларын хәзерге заман шартларына яраклаштырырга ярдәм итәр дип көтелә. 
Билгеләп үтик, WorldSkills халыкара хәрәкәте һөнәри сәләтләрне күрсәтергә, иң яхшыларны билгеләргә мөмкинлек бирә. WorldSkillsInternational (WSI) – коммерцияле булмаган ассоциация ул. Аның максатлары бар дөньяда һөнәри әзерлек стандартлары һәм дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International