Казанның эшсез гражданнарына 2000нән артык вакансия тәкъдим иткәннәр

2013 елның 6 сентябре, җомга

Кичә Казанның эш белән тәэмин итү үзәге беренче тапкыр  Татарстанның нефть химиясе форумы кысаларында, тармак предприятиеләрен исәпкә алып, вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Әлеге чарада 11 предприятие катнашты, шуларның 5се - республикүләм оешмалар иде. Алар арасында -  «Казаньоргсинтез» ААҖ, "Дифектоскопия үзәге" ҖЧҖ, "Кварт" ЯАҖ, Казан синтетик каучук заводы, "Нәфис-косметикс" ААҖ, «Татфармхимпрепаратлар» ААҖ,  «ТАНЕКО» ААҖ,  «ТАИФ-НК»,  «Нижнекамскнефтехим» ААҖ булды.

Әлеге предприятиеләр эш эзләүчеләргә геолог, геофизик, җайланмалар механигы, бораулау җайланмалары хезмәткәре, эретеп ябыштыручы һ.б. белгечлекләр буенча 2000нән артык вакансия тәкъдим иттеләр.

Казан предприятиеләрендә булган 19 мең вакансия белән компьютер базасы аша да танышырга мөмкинлек тудырылган иде.

Ярминкәгә 298 кеше килде, эшкә урнашу буенча 190 кеше мөрәҗәгать итте. 40 кеше исә эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International