11 сентябрь көнне Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә эш бирүче көне узачак. Бу көнне эшсез гражданнарга кузовлар турайтучы, механик җыю эшләрен башкаручы, маляр, комплектлаучы, йөк төяүче машина йөртүчесе, электр җайланмалары төзекләндерүче электромонтер, җилләтү җайланмаларын төзекләндерүче слесарь, инженер-электрик, инженер-технолог ( бу белгечлекләргә инглиз телен белү зарур) кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкә сәгать 10.00да башлана.