«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Яр Чаллыда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле төрле технологияләр кулланалар.
Социаль хезмәтләр алучы Корнелия Дмитриевна 1 төркем инвалид булып тора, 2021 елның февраленнән социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Социаль хезмәткәр аңа көненә ике тапкыр килә, карау буенча хезмәтләр күрсәтә, сәламәтлек торышын контрольдә тота. Моннан тыш, үз эшендә белгеч музыка терапиясен куллана.
Музыка терапиясе өлкән яшьтәге кешеләргә йөрәк өянәгеннән соң тернәкләндерүдә дә, хәтерне торгызуда да ярдәм итә ала. Аерым алганда, инсульт нәтиҗәсендә зарарланган баш миенең өлешләрен үзгәртә алган музыкаль-интонацион терапия кулланыла.
Социаль хезмәткәрнең тырыш хезмәте һәм әлеге терапияне куллану нәтиҗәсендә өлкән кешенең эмоциональ кәефе һәм гомуми хисе сизелерлек яхшырган. Музыка тыңлау Корнелия Дмитриевнага борчылу хисен җиңәргә ярдәм итә.