Татарстан Идел буе федераль округы регионнары арасында хезмәт хакы буенча алдынгы урында тора

2023 елның 25 августы, җомга

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елның гыйнвар–май айлары өчен хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урынны ала. 2023 елның гыйнвар–июнь айларында уртача айлык хезмәт хакы 58 331,8 сум тәшкил итте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 16,5 % үсеш күзәтелә.

Хезмәт хакы буенча лидер тармаклар:

- файдалы казылмалар чыгару (93,8 мең сум);

- мәгълүмат һәм элемтә (89,8 мең сум);

- финанс һәм иминият эшчәнлеге (83,5 мең сум).

«2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 19 565 сум күләмендә билгеләнгән», – дип искә төшерде министр.

Бюджет оешмалары хезмәткәрләренә карата минималь хезмәт хакы күләме – 16 242 сум. 2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы күләме 19 242 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International