Бүгенгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,95%ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган атнадагысына караганда 0,01% ка түбәнрәк.
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 176 кешегә кимеп, хәзер 19432 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 822 кеше эшсез дип танылган, шуларның 426 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 296 – үз теләге белән эштән киткән.