28 нче августтан 2 нче сентябрьгә кадәр булган хисап атнасының ахырына эшсезләр саны кимү темпы 0,9% ка тәңгәл килде. Бу яктан иң уңай хәл Минзәлә, Питрәч һәм Арча районнарында күзәтелә. Биредә эшсезләр саны кимү темпы 10%, 8,77% һәм 7,76% тәшкил итә (тәртип буенча).
Үз чиратында Кама Тамагы, Кайбыч һәм Сарман районнарында хәлләр начар тора. Биредә эшсезләр саны кимү түгел, киресенчә, арту күзәтелә һәм бу сан республика өчен рекордлы булган 8,62%, 5,56% һәм 4,41% ны тәшкил итә (тәртип буенча).