Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Елмаю» балалар-яшүсмерләр клубында «Борчылуны ничек җиңәргә» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар үзләренең борчылу хисләре белән уртаклаштылар, көчле борчылуны җиңүнең төрле ысуллары турында белделәр.
Шулай ук балалар сулыш гимнастикасында, киеренкелекне киметүгә һәм уңай эмоцияләрне активлаштыруга юнәлдерелгән ял итү күнегүләрендә катнаштылар. Мондый күнегүләр аларга авыр хәлдә борчылуларын җиңәргә ярдәм итәчәк.