«Шатлык» үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләнә

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

«Демография» милли проектының өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш алып барыла.

Шушы көннәрдә сәламәтлек өчен җаваплылык хисе үстерүгә юнәлдерелгән дәрес узды. Чара барышында бүлек тәрбияләнүчеләре бер-берсенең күзләренә карадылар. Күзәтүләр күрсәткәнчә, дәрестә катнашучылар арасында күпчелеге көрән күзлеләр.

Бүлек белгечләре хезмәт алучыларга кеше күзенең төзелеше, күрү начарлану сәбәпләре, файдалы продуктлар һәм озак еллар күрү сәләтен саклап калырга ярдәм итәчәк профилактик чаралар турында сөйләделәр.

Дәреснең практик өлешендә социаль хезмәтләр алучылар рәсем-иллюзияләрне карадылар һәм кешенең күрү сәләтенә гаҗәпләнделәр.

Ахырда файдалы гади күнегүләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International