Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр уңыш җыя

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уңыш җыюга керештеләр. Хезмәткәрләр җитәкчелегендә монда яшәүчеләр зур рәхәтлек һәм шатлык белән үз хезмәтләренең җимешләрен – теплицада үстерелгән кыяр һәм помидор җыялар.

Учреждениедә хезмәт терапиясе белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Апрель аеннан ук социаль хезмәтләр алучылар яшелчә, чәчәк үсентеләре үстерә башлыйлар, аннары аларны интернат-йортның йорт яны участогына утырталар, үзләре карап үстерәләр. Җәй ахырында уңыш җыю өлкәннәр өчен чын бәйрәмгә әверелә.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның үз-үзләрен хөрмәт итүләрен арттыра, аларга кеше карамагындагы позицияләрен җиңәргә ярдәм итә.

Җыелган яшелчәләрне соңыннан аш-су мәктәбе дәресләрендә кулланачаклар. Моннан тыш, интернат-йортта яшәүчеләр үзләре дәгади яшелчә закускалары ясарга яраталар, шуның белән үзләренең социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерәләр. Иң яхшы бакчачыларны традиция буенча ел саен үткәрелә торган көзге бәйрәмдә хөрмәтләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International