«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр аш-су мәктәбендә шөгыльләнәләр

2023 елның 28 июле, җомга

Аш-су мәктәбе – өлкәннәр төрле ризыклар әзерли, рецептлар белән уртаклаша торган дәресләр генә түгел, ә аралашу клубы да.

Беренче чиратта төркем электр приборлары, кисү әйберләре белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасы һәм өстәл әзерләү кагыйдәләре белән таныша. Аннары Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ризык әзерли.

Атнага бер тапкыр социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсендә «Кулинария сәнгате» технологиясе буенча дәрес уза. Пешекче ролендә һәр социаль хезмәт алучы үзен сынап карый ала. Чираттагы дәрес 27 июльдә узды. Катнашучылар кондитер ризыклары әзерләү технологиясе белән таныштылар, тортны крем белән бизәргә өйрәнделәр.

Учреждениедә кулланыла торган «Кулинария сәнгате» технологиясе ярдәмендә тәрбияләнүчеләр бергә җыелып, яраткан ризыкларын әзерлиләр, аралашалар һәм тормышларының якты мизгелләрен искә төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International