Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бәйрәм хөрмәтенә республика халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, акцияләр, әңгәмәләр, кызыклы очрашулар уздырылды.

Әйтик, Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Мөһим һәм матур бәйрәм» дигән уен үткәрде.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнар өчен акция оештырдылар. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән бергә өлкәннәрне котладылар, аларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, ромашкалар бүләк иттеләр. Чара гаилә институтын ныгыту, гаилә эчендәге уңай мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

8 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә тематик чара узды. Тернәкләндерү үзәге һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, видеоролик күрсәттеләр. Чарада 15 кеше катнашты.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучы гаиләләр өчен шәһәрнең үзәк паркында бәйрәм уены оештырдылар.

Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә – тылсымлы тормыш билгесе» дигән бәйрәм программасы үтте. Чарада 17 гаиләдән 45 кеше катнашты.

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фотоконкурс оештырылды. Анда 32 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International