5 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова ромашка рәвешендә открыткалар ясау буенча дәрес үткәрде. Чара практик эшчәнлек аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
6 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, социаль приютта Казаннан аниматорлар һәм чакырылган ата-аналар катнашында «Бөек могҗиза – гаилә» бәйрәм программасы оештырылды. Балалар күңелле һәм шаян биюләр биеделәр, туңдырма әзерләделәр. Күгәрченнәр белән цирк тамашасы зур кызыксыну уятты.
Бәйрәм һәркемгә аралашу шатлыгы, яхшы кәеф бүләк итте.