Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында чара узды. Бәйрәмгә социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдән балалар һәм әти-әниләр килде.
Бер өстәл артында җыелгач, кунаклар очрашу атмосферасына бик теләп кушылдылар: бергәләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, үзләренең гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр, гаилә ыгы-зыгыларын чишү юллары белән уртаклаштылар, балаларны тәрбияләү серләрен ачтылар.
Программаның иң кызыклы өлеше музыкаль күңел ачу уены булды.