«Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ фестивалендә Татарстаннан гаилә җиңүче булды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Чебоксарда «Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның сайлап алу этапларында 10 меңнән артык кеше катнашкан. Финалда Идел буе федераль округының өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче 14 гаиләсе гаилә һәм никах институтының иң яхшы практикаларын күрсәттеләр. Конкурс программасы 4 юнәлештән торды: «Гаилә презентациясе», «Ирекле темага иҗади номер», «Мәдәни-танып белү конкурсы», «Үз төбәгең турында хикәя».

Фестивальдә беренче урынны Татарстан Республикасыннан Камашевлар гаиләсе алды. Камашевлар Биектау муниципаль районында яшиләр һәм тугыз бала тәрбиялиләр, шуларның бишесе – тәрбиягә алынган балалар.

Икенче урында Пенза өлкәсеннән Алаухов-Гаврюшиннар гаиләсе, өченче урында – Башкортстан Республикасыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе.

Искәртеп узабыз, «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсы Идел буе федераль округында 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International