Социаль тармак белгечләре ишегалды уеннары традицияләрен яшәтәләр

2023 елның 7 июле, җомга

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре җәйге каникул вакытында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларның ялын оештыру кысаларында социаль участокларда чаралар үткәрүләрен дәвам итәләр.

Балалар «Вышибалы», «Бәрәңге», «Инеш», «Сәгать» кебек ишегалды уеннары турында беләләр, аларның кагыйдәләре белән танышалар һәм уйнарга тырышалар. Ачык һавада мондый очрашуларның максатлары – балаларны төрле ишегалды уеннары белән таныштыру, сәламәтлекне ныгыту, ял оештыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International