Республика предприятиеләре үзенчәлекле балаларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итә

2023 елның 7 июле, җомга

Һәрбер ата-ана баланың кайда укуын һәм нинди һөнәр белән кызыксынуын сайларга кирәк булган вакыт киләчәген аңлый. Киләчәк һөнәрне сайлауда үзенчәлекле балаларга педагоглар гына түгел, ә шәһәрнең эре предприятиеләре белгечләре дә ярдәмгә килә.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогы «Бергә булдырабыз» проекты кысаларында балалар өчен «Ак Барс Металл» ҖЧҖгә экскурсия оештырды. Предприятие 50 ел элек нигезләнгән һәм Татарстан Республикасында төзелеш металл конструкцияләре җитештерү буенча иң эре предприятие булып тора.

Җитештерү буенча директор урынбасары балаларга һөнәр сайлау мөмкинлекләре, авырлыкларны җиңү юллары турында сөйләде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашуда 17 бала катнашты.

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мондый һөнәри юнәлеш бирә торган очрашулар ата-аналарга балаларының мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм тиешле һөнәрләр даирәсен билгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International