Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар шәһәр китапханәсенең 1 нче филиалында булдылар. Чара гражданнарның коммуникатив һәм когнитив активлыгын киңәйтү, киңлектә ориентацияне яхшырту һәм аларны инфраструктура объектлары белән таныштыру максатыннан уздырылды.
Китапханә хезмәткәрләре китапханә тарафыннан алына торган журналлар һәм газеталар турында сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар китапханәчеләрне кызыксынып тыңладылар һәм басма матбугатның эчтәлеге турында сораулар бирделәр. Ахырда кунаклар уку өчен журналлар сайладылар.
Чарада сигез кеше катнашты.