Яр Чаллыда юбилярны котладылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елында, 24 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр алучы Роза Гыйләҗевна 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Роза Гыйләҗ кызы Башкорт АССРда туган. Ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Университеттан соң Әлмәт шәһәренең 6 нчы мәктәбенә җибәрелә, анда 11 ел рус теле һәм әдәбияты укыта. Анда ул булачак ире Александр Иванович белән таныша, алар 20 ел бергә яшиләр.

1977 елда Роза Гыйләҗ кызы Чаллыга күчерелә, методик кабинет мөдире булып эшли. 1987 елдан лаеклы ялга чыкканчы Роза Гыйләҗевна 35 нче прогимназиядә эшли. Лаеклы ялда булганда, өйдә шәхси дәресләр үткәрә. Роза Гыйләҗевна – үз гаиләсе, һөнәри эшчәнлеге һәм укучылары турында өч китап авторы.

Олы яшьтәге хатын-кыз өчен төп бүләк – укучыларның мәхәббәте, алар аны әле дә хәтерлиләр, шалтыраталар, кунакка киләләр. 1982 елда Роза Гыйләҗ кызы «РСФСР атказанган мәктәп укытучысы» бүләгенә лаек була.

Роза Гыйләҗ кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен гаиләсе белән каршы алды. «Ышаныч» үзәге исеменнән аны Үзәк район буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Рәсил кызы котлады. Ул мәктәп укучылары һәм «Тургай» гаилә клубы тәрбияләнүчеләре белән килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International