«Изгелек» үзәгендә Скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

23 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы буларак Скандинавия йөреше» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чара саф һавада узды. Дәрес башында табиб Александр Зотов әзерлек үткәрде һәм Скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләде. Аннары ул барысын да йөрү техникасы белән таныштырды, катнашучыларны адымнарны дөрес башкарырга һәм кулларны махсус таяклар белән эшләргә өйрәтте. Техниканы үзләштергәннән соң, мастер-класс катнашучылары үзәк бинасы тирәли йөрделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар һәм аларның кәефе һәм гомуми хәле яхшыруын билгеләп үттеләр.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International