«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнарындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрелде. Чарада социаль хезмәткәрләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы туганнары катнашты.
«Старость в радость» хәйрия фондында укулар узган тренер Елена Артамонова катнашучыларны өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик һәм яшь үзенчәлекләре, алар белән үзара бәйләнеш төзү принциплары белән таныштырды.
Кайгыртуга мохтаҗ кешеләр белән аралашу төрләренә, коммуникатив проблемаларны бәяләмәү куркынычларына, сенсор дефицитлы гражданнар белән аралашу үзенчәлекләренә, когнитив һәм психик тайпылышларга, уңай аралашу шартларына һәм критерийларына, шулай ук аралашу этикасына һәм актив тыңлау ысулларына аеруча игътибар бирелде.
Нәкъ менә шундый индивидуаль алым кайгыртуга мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын тәэмин итәргә ярдәм итә.