Эш бирүчеләр игътибарына: мөһим мәгълүмат

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле эш бирүчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.

«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 25 статьясындагы 3 пункты нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу, инвалидларны эшкә кабул итү өчен билгеләнгән квотага ярашлы рәвештә инвалидларны эшкә алу өчен булдырылган яки бүленеп бирелгән эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш, шул исәптән әлеге эш урыннары, инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәү турында мәгълүматлар булган локаль норматив актлар турында мәгълүматны да кертеп.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 1 пункты нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен квота Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен түбәндәге күләмдә билгеләнә:

1) хезмәткәрләре саны 35тән 100гә кадәр кеше тәшкил иткән эш бирүчеләр өчен – хезмәткәрләрнең уртача исемлек санының 2 % күләмендә;

2) хезмәткәрләре саны 100 кешедән арткан эш бирүчеләр өчен – хезмәткәрләрнең уртача исемлек санының 3 % күләмендә.

2023 елның 5 аенда Министрлык тарафыннан инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозучы 5 оешмага кисәтү ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International