Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр циклы, сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары белән «Асылташ-FM» радиорубкасы эшли башлады.
Алып баручылар балаларга Ленинград блокадасы, дошман һөҗүмнәре, һәлак булганнар саны һәм камалышта калган шәһәр проблемалары турында сөйлиләр. Шулай ук безнең чиксез Ватаныбыз, истәлекле героик һәм фаҗигале көннәр, халык җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында да хәбәр иттеләр. Приютта тәрбияләнүчеләр ул еллардагы вакыйгаларның ил тарихы өчен никадәр мөһим булуын аңлыйлар.