Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Арт-фантазия» түгәрәге эше кысаларында җитәкче Наталья Щербакова Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс үткәрде. Педагог «Георгий тасмасы» акциясенең барлыкка килүе һәм тасма тагу кагыйдәләре турында сөйләде.
Балалар чараның гамәли өлешенә бик җаваплы һәм җитди карадылар. Һәркем үз эшен бик төгәл башкарырга тырышты. Мастер-класста катнашучылар үзләренең иҗат нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә шундый ук чара үткәрелде. Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабына әзерлек кысаларында учреждениедә энҗе үрү буенча мастер-класс узды. Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга Георгий тасмасының барлыкка килү тарихын искә төшерде, тасма төсләренең мәгънәләре турында сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар туганнары һәм якыннарының батырлыкларын искә төшерделәр.
Ахырда социаль хезмәтләр алучылар Җиңү символын үреп ясадылар. Чарада өч кеше катнашты.