«Исток–Башлангыч» үзәгендә патриотик акция оештырылды

2023 елның 6 мае, шимбә

4 майда Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова «Батырга исемен кайтар» дигән хәрби-патриотик акция үткәрде. Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.

Акция Бөек Ватан сугышында катнашучыларга карата горурлык һәм ихтирам хисе формалаштыруга юнәлдерелгән. Чара барышында социаль хезмәт алучылар тыл хезмәтчәннәренә котлау открыткалары ясадылар, озын гомер, сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләкләре белән җылы сүзләр яздылар.

Шулай ук комплекслы үзәк базасында эшләүче «Волонтер» үзәге волонтерлары «Георгий тасмасы» патриотик акциясенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International