9 Май алдыннан бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар уза. Мондый чараларның берсе – «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе.
Акциягә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары кушылды. Акциядә катнашучылар үз фатирларының, йортларының тәрәзәләрен совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Акциядә катнашу кадерле ветераннарга һәм Ватанны саклаганда һәлак булганнарның барысына да рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
.jpg)