Җиңү көне алдыннан, үсеп килүче буынны тарихи-патриотик тәрбияләү кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә багышланган дәресләр һәм чаралар уза.
Кече төркемнәрдәге дәресләрдә балалар ветераннар өчен котлау открыткалары ясадылар. Үзәкнең актлар залында хезмәткәрләр хәтер диварын булдырдылар, анда бабаларының фотоларын урнаштырдылар, ә балалар ак кәгазь торналар ясадылар. Шулай ук музыкаль җитәкче Елена Пресман инициативасы белән үзәк коллективы «Катюша» җырын башкарды.