Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар

2023 елның 6 мае, шимбә

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль педагоглар һәм Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең тимур отряды катнашучылары «Игелек кыңгыраулары» һәм «Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт» акцияләрен үткәрделәр.

«Волонтер» үзәге волонтерлары тыл хезмәтчәннәре Людмила Бострикова һәм сугыш ветеранының тол хатыны Рафика Латыпова янына бардылар. Балалар аларга чәчәкләр һәм Георгий тасмалары тапшырдылар, сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге теләделәр. Олы яшьтәге кешеләр авыр сугыш еллары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Язгы игелек атнасы кысаларында волонтерлар шулай ук тыл хезмәтчәне Анна Бурыкинага көнкүреш ярдәме күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International