«Тургай» приюты балалары Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка килделәр

2023 елның 6 мае, шимбә

«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм программасы белән чыгыш ясадылар. Бу юлы очрашу Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланды. Тематик шигырьләр һәм җырлар олы яшьтәге кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде.

Ике буын өчен дә иң мөһиме – эчкерсез аралашу. Балалар өлкәннәрдән балачаклары һәм яшьлекләре турында кызыксынып сораштылар, хәзерге вакытта ничек вакыт үткәрүләре белән кызыксындылар. Балалар үзләре каникул вакытында нәрсә эшләргә яратулары турында сөйләделәр.

Чара ахырында балалар һәр тыл хезмәтчәненә үз куллары белән ясаган рәсем, открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International