Республиканың социаль педагоглары өчен мастер-класс оештырылды

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында «Балигъ булмаганнарның социаль активлыгын һәм социаль адаптациясен формалаштыруның нәтиҗәле ысулы буларак проект эшчәнлеге» дигән мастер-класс узды. «Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль-педагогик эшчәнлекне оештыру» һөнәри программасы буенча чараны Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Н. В. Петрова үткәрде.

Педагог балигъ булмаганнарны проект эшчәнлегенә кертү, аларны төрле иҗади конкурсларда катнашуга җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Белгеч яшьләр арасында популяр булган проект эшчәнлегенә аерым игътибар бирде, социаль педагогның балигъ булмаганнарның кызыксынуларын дөрес якка юнәлтү мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте.

Мастер-класста видеороликлар ясау этаплары каралды, төрле конкурсларда призлы урыннар алган балигъ булмаганнар төшергән видеороликлар күрсәтелде. Чарада катнашучылар командаларда кечкенә стажировка үтте, «Россиядә педагог һәм остаз елы» темасына үз мини-проектларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International