Апрель аенда татарстанлыларны өстәмә ял көтә

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы указы нигезендә 21 апрельУраза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.).

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 21 апрель ял көне булып санала. 20 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International