«Кама таңнары» приюты хезмәткәрләре район халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

2023 елның 24 марты, җомга

23 мартта Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре XXII «Милли мәдәниятләр калейдоскобы» район халык иҗаты фестивалендә катнаштылар. Ул ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Жюрига дүрт номер тәкъдим ителде: тәрбияче Марина Куликова «Этнопедагогика формулалары» шигырен укыды, учреждение директоры Павел Миронов Евгений Евтушенконың шигырен укып, барысын да гаҗәпләндерде, педагог Нәсимә Вахитова җыр башкарды, шулай ук приют хезмәткәрләре «Өйгә юл» биюен тәкъдим итте.

Приютта тәрбияләнүчеләр дә үз педагогларына көч биреп торырга килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International