20 мартта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе Наталья Белова иҗат остаханәсендә «Киемдә татар орнаменты» дәресен үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре милли орнаментның үзенчәлекләре һәм төрләре белән таныштылар, чәчәк-үсемлек мотивларыннан композиция төзергә өйрәнделәр. Аппликация техникасында алар калфакта милли бизәкләр төшерделәр.
Чара балаларның татар халкының декоратив-гамәли иҗаты, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итте.