Дәрвишләр балалар интернат-йортында хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяләделәр

2023 елның 14 марты, сишәмбе

10 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча күчмә утырышы булды. Чара Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында узды.

Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан балигъ булмаган гражданнарга уңайлы яшәү һәм хезмәт күрсәтү өчен булдырылган шартлар каралды, шулай ук аерым критерийларның түбән күрсәткечләренең сәбәпләре турында фикер алыштылар. Учреждение җитәкчелеге тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча 2023 елга чаралар планы тәкъдим ителде, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча контроль пунктлар билгеләнде.

Иҗтимагый совет балаларга кайгырту һәм күзәтү, аерым медицина хезмәтләре күрсәтү өчен волонтерларны җәлеп итү эшен тагын да көчәйтергә тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфаты турында үз фикерләрен һәм теләкләрен bus.gov.ru сайтында калдыра ала (https://bus.gov.ru/search/citizen-organizations?regions=5277366&vguIds=1457&vguName=1400000%20Социальное%20обеспечение%20и%20обслуживание&vguSubElements=true).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International