Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килде. Министр урынбасарын район социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова озата йөрде.
Юлия Ивановна учреждениедә үткәрелә торган ремонт эшләренең сыйфатын тикшерде, шулай ук коллектив эше белән танышты, 49 социаль хезмәт алучы яши торган шартларны бәяләде. Кунаклар өлкәннәрнең социаль хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлелеге белән кызыксынды.