27 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.
Дәреснең теоретик өлешендә балалар үсемлек төрләре һәм аларны утырту ысуллары белән таныштылар, орлык пакетында үсемлек культурасы һәм сортлары турында мөһим мәгълүмат язылганын белделәр.
Практик өлеш вакытында балалар кирәкле инвентарь һәм материаллар әзерләделәр, аннары пеларгония үсентеләрен утырттылар һәм петуния, лобелия орлыкларын үсентеләргә чәчтеләр.
Мондый дәресләр балаларга алган белемнәрен практикада ныгытырга мөмкинлек бирә.