Әңгәмә хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында үткәрелде.
Хәрби бурычын үтәү турындагы истәлекләр белән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, беренче һәм икенче чечен кампанияләрендә катнашучы, отставкадагы майор Владимир Каминский уртаклашты. Интернат-йортта ул күптән түгелдән яши.
Чечнядагы вакыйгаларда катнашучы белән очрашу файдалы булды. Күп кенә сугышчан бурычларны үтәгән Владимир Юзефович үзе, хәрби хезмәткәрләрнең гаилә династиясе турында сөйләде, сугыштагы иң куркыныч һәм көнкүреш мизгелләрен аерым дулкынлану белән тасвирлады.
Сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Интернат-йортларда яшәүчеләр очрашудан канәгать калдылар, Владимир Юзефовичка ныклыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.