28 февральдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары һәм психологы мөмкинлекләре чикле балалар өчен 172 нче мәктәпкә сыйныф сәгатенә чакырылды. Үзәк хезмәткәрләре, күрү буенча инвалидлар, үзләре, укулары һәм һөнәри эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң күрмәүче студентларда һәм белгечләрдә килеп чыккан кыенлыклар каралды.
Социаль педагоглар укучыларга һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирделәр. Очрашу ахырында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.