Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары алдында сәләтләрне ачыклау, талантларны ачу, баланың көчле һәм көчсез якларын билгеләү бурычы тора. Балаларга һөнәрләр турында мәгълүмат бирү максатыннан уеннар, күңел ачу чаралары, төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар уздырыла. Эшнең бер формасы – экскурсияләр.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә «FIT SERVICE» автосервисында булдылар. Автосервис директоры Роман Евгеньевич тәрбияләнүчеләргә җиһазлар эшен сөйләде һәм күрсәтте. Балалар рәхәтләнеп һәм кызыксынып эшне күзәттеләр, автомобильнең детальләрен һәм өлешләрен атадылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, һөнәр турында күп яңалык белделәр.