Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңелле бәйрәм булып узды. Чарада аз мобильле социаль хезмәтләр алучылар да катнашты.
Интернат-йортның иң актив кешеләре урманга юл тоттылар, анда язны күңелле итеп каршы алдылар. Конкурслар, шигырьләр, әйлән-бәйлән, җырлар тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итте. Бәйрәмдә интернат-йорт хезмәткәрләре дә актив катнашты. Бергә матур рус халык җырларын башкардылар, бию флешмобы оештырдылар һәм бәйрәмне чын-чынлап музыкаль иттеләр.