Казанда MAX милли мессенджерын уңышлы үзләштергән пенсионерларны бүләкләделәр

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта «MAX үзләштер» белем бирү программасында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Аделҗ Мөбәрәкшин һәм «Россия Пенсионерлар берлеге»нең ТР буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина милли мессенджер белән эшне уңышлы үзләштергән пенсионерларга сувенирлар тапшырдылар.

«MAX үзләштер» курсы 55 яшьтән өлкәнрәк булган республика халкына заманча аралашу чараларыннан ышанычлы файдаланырга һәм дәүләт хезмәтләрен онлайн алырга ярдәм итә. Укулар «Өченче буын университеты» – Татарстан Республикасы буенча «Россия Пенсионерлар берлеге» төбәк бүлегенең өлкән буынны цифрлы адаптацияләүгә юнәлдерелгән масштаблы белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Программа 6 практик дәресне үз эченә ала – күнекмәләрне ныгыту өчен теләсә нинди дәресне кабат үтәргә мөмкин.

Казанда дәресләр IT-паркта уза, анда ел саен 600дән артык өлкән буын вәкиле цифрлы грамоталылык күнекмәләре ала. «Өченче буын университеты» проекты аларга компьютерда һәм смартфонда эшләүне үзләштерергә, цифрлы сервисларны өйрәнергә һәм онлайн-ресурслардан файдаланырга ярдәм итә.

Фото чыганагы: Бәшир Рамеев исемендәге IT-парк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International