«Гаилә» илкүләм проекты: 240 теләчеле медицина учреждениеләренә илтү хезмәтеннән файдаланды инде

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыру эшен уңышлы алып бара.

Бүгенге көндә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 240 Теләче кешесе комплекслы үзәкнең автотранспорты белән медицина учреждениеләренә китерү хезмәтеннән файдаланып, медицина тикшерүе узган.

Мондый профилактик медицина тикшерүләре социаль әһәмияткә ия йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, шуның белән өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын һәм актив озын гомерлелек чорын арттыру өчен шартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International