«СОЦИО» II Халыкара социаль технологияләр форумы-күргәзмәсе кысаларында Свердловск өлкәсе Социаль сәясәт министрлыгы 12-14 апрельдә «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасы: ведомствоара хезмәттәшлек тәҗрибәсе, инновацияләр, технологияләр» дигән IV фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://msp.midural.ru/deyatelnost/socialnaya-podder-ka-invalidov/vystavka-tehnicheskih-sredstv-reabilitaciix.html.
Катнашучыларны теркәү 2023 елның 10 февраленнән 29 мартына кадәр конференция сайтында үткәрелә. Чарага бары тик электрон билет буенча гына керү мөмкин, ул теркәлгән катнашучының электрон адресына җибәреләчәк.
Оештыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы зат – Татьяна Онохова, «Инвалидларны тернәкләндерү өлкә үзәге» ДАУ оештыру-аналитика эше бүлеге мөдире, тел.: +7 (343) 270-88-19 (1303), +7 912 228 43 32, электрон почта адресы: onohova@ocri.ru.