Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Арча түбәтәе» технологиясе кысаларында балалар футболкалар тегәргә өйрәнде.
Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә балалар үрнәкләр белән эшләргә, үлчәмнәр ясарга, үрнәкне тукымага күчерергә, кисәкләрне әзер эшләнмәгә тегәргә өйрәнделәр. Эш әкренләп алып барылды, һәр этапка игътибар бирелде.
Тегү – кызыклы хобби, аның ярдәмендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын тормышка ашырып, аларга тәҗрибә һәм белем биреп була. Уртак иҗат белән шөгыльләнү төркемдә яхшы климатка ирешергә ярдәм итә, параллель рәвештә балаларның иҗади потенциалы ачыла, уңай эмоцияләр формалаша.