Бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнар җыенында катнашты. Мондый чаралар – татарстанлылар өчен үзләрен борчыган сорауларны бирү, үз теләкләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Министрлык җитәкчелеге гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында, хисап утырышларында даими катнаша. Ел башыннан ведомство вәкилләре Корноухово, Олы Әшнәк, Масловка, Троицк-Урай, Күки, Шумбут, Яңа Арыш, Шумково һәм башка авыл җирлекләрендә узган чараларда катнашты инде.
Чараларда Балык Бистәсе районының меңнән артык кешесе катнашты. Аларны социаль ярдәм чаралары бирү, республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять кызыксындырды.