«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дигән чара уздырды. Чара катнашучыларны үзләренең эмоциональ халәтләрен тигезләү ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Психолог конфликтлы ситуацияләрдә эмоциональ хәлне яхшырту өчен күнегүләр күрсәтте. Бу деструктив аралашу формаларын профилактикалау булып хезмәт итә. Катнашучылар шулай ук медитация тыңладылар. Чарада катнашучылар үзләренең эмоциональ халәтен мөстәкыйль көйләсен өчен, психолог һәркемгә «Күңелдәге кояш» дигән белешмәлекләр таратты.