«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 8 февральдә Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балалар белән тренинг дәресләре үткәрде. Чара 1 нче социаль участокта узды.
Тренингларда 27 балигъ булмаган бала катнашты. Алар кешеләр тормышында танышуның роле, танышу кагыйдәләре турында белделәр, коллективта хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерделәр. Шулай ук «Сестрица Аленушка и братец Иванушка» әкиятенә анализ ясалды: балалар әкиятне психологик позициядән анализлап, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.
Дәресләр кече яшьтәге мәктәп балаларының психологик адаптациясен арттыруга ярдәм итте.