Хәзер бөгелмәлеләр эшкә урнашуда ярдәм алу өчен партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итә алалар. «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кешегә үз-үзен эштә табарга, эшнең тагын да уңышлырак вариантын табарга ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен хезмәткәрләргә һәм эш бирүчеләргә мәгълүмати, консультация ярдәме, яңа һөнәрләргә өйрәтү кебек чаралар тормышка ашырылачак.
Проект кысаларында депутатлар, предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар белән тематик очрашулар каралган. Бу гражданнарга уңышлы һөнәри юнәлеш бирү, яңадан укыту, эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.